ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
16 нчы февральдән 25 нче февральгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Актаныш  районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" үзәгендә социаль өлкәгә караган закон актлары турында сөйләштеләр. Биредә Яр Чаллы шәһәре буенча ТР медик-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узган.
Бүген Зәй районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Эш бирүче: аның хокуклары һәм бурычлары" дигән семинар уздырылган.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Радуга" үзәге белгечләре тарафыннан суицидларны кисәтү буенча чара узган.
"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль куркыныч хәлдә булган 17 бала өчен Масленица бәйрәме уздырылган. 
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең "Родник" үзәге психологлары 16 нчы мәктәптә наркотикларга каршы чара уздырганнар.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Мамадышка эшлекле визит белән ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килгән. Ул  Мамадышның "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә булып киткән.
Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды.  Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 12 нче февральдән 20 нче февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 1 төркемле, 2 авыр һәм 2 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Бүген Балтач районында "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International