Яр Чаллының "Доверие" үзәгендә социаль өлкәгә караган закон актлары турында сөйләштеләр

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" үзәгендә социаль өлкәгә караган закон актлары турында сөйләштеләр. Биредә Яр Чаллы шәһәре буенча ТР медик-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узган.
Үзәк белгечләре 442 нче Федераль закон, аның нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлар турында сөйләгәннәр. Социаль хезмәт күрсәтү шартлары, тәртибе, бушлай социаль хезмәтләр алуга хокуклы гражданнар исемлегенә дә тукталганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International