Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офисы һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек кысаларында мәктәп укучылары белән очрашты.
Кичә Актүбәдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белегечләре җирле үзидарә органнары эшчәнлеге отчет җыелышында катнашты.
Шушы көннәрдә Норлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә районның өч оешмасы катнашында вакансияләр ярминкәсе узды.
2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
Кичә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә квиллинг техникасы буенча мастер-класс узды.
Шушы көннәрдә Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Нина Шургинага 95 яшь тулды.
Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офис белгечләре Осиново авылында булып кайтты.
Менделеевскның "Өмет Яры"/"Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү узучы ветераннар катнашында "Сакчы фәрештә"/"Ангел-хранитель" мини-музее ачылды.
Кичә ТР Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары А. В. Песошин җитәкчелегендәге халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакын түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча Координация советы утырышы узды.
Кичә Балтач районында 90 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Мәсхудә Шәмсетдин кызын котладылар.