Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Балтач районында 90 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Мәсхудә Шәмсетдин кызын котладылар.

Ветеранга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнанов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел» җәмгыятенең баш икътисадчысы Рузалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International