Шушы көннәрдә Норлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә районның өч оешмасы катнашында вакансияләр ярминкәсе узды.
Әлеге чарада эш бирүчеләрне хезмәт шартлары, хезмәткәрләргә куелырга тиешле таләпләр белән таныштырдылар. Шулай ук гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.
Кече ярминкә йомгакларына килгәндә, биредә 34 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды, шуларның инде 12се эш белән тәэмин ителде. Чарада барлыгы 66 кеше катнашты.