ТР Министрлар Кабинетында хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча фикер алыштылар

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары А. В. Песошин җитәкчелегендәге халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакын түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча Координация советы утырышы узды. Киңәшмәдә тармак министрлыклары җитәкчеләре, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, шулай ук хезмәт хакы түләү буенча бурычлары булган республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

Утырыш барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Азат Җаббаров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Гатиятов чыгышлары тыңланды. 

Утырыш барышында бурычлар кайтару буенча сроклар куелды, оешмалар контрольгә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International