«Әнием һөнәре» дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Түбән Камада “Әнием һөнәре” дип исемләнгән балалар рәсем конкурсы тәмамланды. Ул халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Әлеге конкурста 5 яшьтән алып, 12 яшькәчә балалар катнашты. Барлык иҗади эшләр үзенчәлекле, шәхси караш белән башкарылган иде.

Нәтиҗәдә, Әдилә Зәйнуллина, Влада Иванова, Никита Иванов, Әминә Максимова, Алексей Бушенев, Милана Мортазина җиңүче булып танылды. Барлык җиңүчеләрне кыйммәтле призлар белән бүләкләнү көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International