Күп еллар эшчәнлеге дәвамында Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромы булган балалар тәрбияләүче әти-әниләрнең командасы тупланды.
Бүген әлеге тату әниләр төркеме әңгәмәләр үткәрү максаты белән Казанның бала табу йортларында булып кайтачак.