Бүген наркоманиягә каршы республика программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәгълүмати акция узды.
Бүген Түбән Каманың Советлар йортында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Муниципаль берәмлекләрдә махсус хезмәт шартларын бәяләү буена идарә карарлары үткәргәндә Координацион советлар роле" темасына семинар узды.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Әлфия Хөснетдинова һәм Любовь Горюшева һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
Шушы көннәрдә Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллының "Мастеровые" театрында "Золушка" әкиятенең премьерасын карады.
2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафонында катнашты.
Министрлык 21 нче марттан 10 июньгә кадәр ТР Министрлар Кабинеты социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга республика конкурсы оештыруы хакында хәбәр җиткерә.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рус һәм чит ил әкият язучыларына багышланган "Могҗизалар кыры" танып белү викторинасы оештырылды.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара интернет көнен билгеләп үттеләр.
"Ветеран янәшәдә генә яши" акциясе кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 5 бала Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Хлопунова янында булып кайтты.