Наркоманиягә каршы чара Яр Чаллының "Асылташ" приютында узды

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген наркоманиягә каршы республика программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәгълүмати акция узды. 

Акция барышында укучылар үтеп баручыларга  наркотикларның зыяны хакында мәгълүмати буклетлар тартты. 

Приют белгечләре сүзләренә караганда, мондый акцияләр балаларда психик-актив матдәләрнең кеше организмына тискәре йогынты ясавы турында фикер формалаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International