"Ветеран янәшәдә генә яши" акциясе кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 5 бала Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Хлопунова янында булып кайтты.
Очрашу иркен, дустанә атмосферада үтте. Валентина Семеновна балаларга сугыш еллары фоторәсемнәрен күрсәтте, үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Балалар ветеранга үз куллары белән эшләгән сувенир бүләк итте.