Түбән Каманың "Веста" үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырылды

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Әлфия Хөснетдинова һәм Любовь Горюшева һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Биредә 12 яшүсмер катнашты.

Оештыручылар сүзләренә караганда, чараның максаты - балаларны яңа һөнәрләр белән таныштыру, белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту.

Биредә тест ярдәмендә балалар билгеле бер һөнәргә һәвәслеген билгеләде, киләчәккә хыяллары белән уртаклашты.

Шулай ук чара барышында яшүсмерләр төрле табышмакларга җавап эзләде, ребус, кроссвордлар чиште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International