Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафонында катнашты.
Министрлык 21 нче марттан 10 июньгә кадәр ТР Министрлар Кабинеты социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга республика конкурсы оештыруы хакында хәбәр җиткерә.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рус һәм чит ил әкият язучыларына багышланган "Могҗизалар кыры" танып белү викторинасы оештырылды.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара интернет көнен билгеләп үттеләр.
"Ветеран янәшәдә генә яши" акциясе кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 5 бала Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Хлопунова янында булып кайтты.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Ведомствоара эшче төркем ярдәме белән “2017–2020 елларга Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм программасы проекты өстендә эшли.
Яр Чаллының "Ышаныч" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагылар кучак театры карап кайтты.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы дәрес үткәрде.
Бүген Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Көлке көне уңаеннан чара узды.
2016 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән шул исәптән теш һәм протез-ортопедик әйберләр, шифаханә-курорт дәвалану өчен юлламалар белән тәэмин ителешне Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тапшырды.