Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Ведомствоара эшче төркем ярдәме белән “2017–2020 елларга Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм программасы проекты өстендә эшли.
Ведомствоара эшче төркем тарафыннан ярдәмче программа юнәлешләре һәм чаралары исемлеге инде формалаштырылды. Тәкъдимнәр формасы ике төркемдәге сорауларны үз эченә ала: юнәлшеләр һәм ярдәмче программа чаралары.
Проектка тәкъдимнәр 2016 нчы елның 30 нчы марттан алып, 30 нчы июненә кадәр Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы сайтында кабул ителә. http://mert.tatarstan.ru/rus/vnesti-predlozheniya-po-razrabativaemoy.htm
Барлык кергән искәрмәләр һәм тәкъдимнәр ведомствоара эшче төркем утырышында каралачак һәм тикшереләчәк.