Бүген Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Көлке көне уңаеннан чара узды.
Белгечләре билгеләвенчә, әлеге чараның максаты - карамактагыларны стресстан арындыру, психик һәм физиологик хәлен яхшырту.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бу көн озакка истә калып, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.