ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Арчаның Халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәрләре татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча район китапханәсе оештырган  поэтик марафонда катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт хезмәтенә  25 ел тулу уңаеннан Кукмарада төрле чаралар үтә.

Бөгелмәнең "Салават күпере"  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече хроник алкоголизм белән авыручылар өчен тернәкләндерү үзәге психологы белән берлектә исерткеч эчемлекләр куллану аркасында социаль куркыныч халдә булган ата-аналар белән очрашты. 

Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Спорт хәрәкәте" инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган интерактив чара үткәрде.

Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе «Серафимовский учитель – 2015» Бөтенроссия педагогик конкурсында диплом белән бүләкләнде.

Агымдагы елның 4–13 май көннәрендә Министрлык вәкилләре Яңа Чишмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк.

Агымдагы елның 21 нче мартыннан алып 29 ына кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Бөгелмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәшгульлек буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында тәмәке тартуга каршы чара узды.

Министрлык 21 нче марттан 10 июньгә кадәр ТР Министрлар Кабинеты социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга республика конкурсы оештыруы хакында хәбәр җиткерә. 

Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшче төркем әгъзалары үзмәшгульлек белән шөгыльләнү өчен дәүләт финанс ярдәме алган гражданнар белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International