Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында тәмәке тартуга каршы чара узды. Әлеге чараны көллият укучылары оештырды.
Чара презентация, тест һәм блиц-сораштырудан торды. Студентлар белән берлектә балалар "Тәмәкегә юк, дип әйт!" исеме астында плакатлар ясады.
Дәрес сәламәт яшәү рәвешен пропагандадалаучы мультфильм карау белән төгәлләнде.