Арчаның Халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәрләре татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча район китапханәсе оештырган поэтик марафонда катнашты.
Татар халыкының тарихын саклап калуга юнәлтелгән бу чарада катнашучылар Тукай телендә шигырьләр укыды.