Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Спорт хәрәкәте" инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган интерактив чара үткәрде. Әлеге чара 8 нче төрдәге махсус коррекцион интернат-мәктәп базасында үтте.
Чараның максаты – Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының тарихын һәм мирасын саклау. Биредә 70 бала катнашты, шуларның 35е – мөмкинлекләре чикле балалар.