ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Спасс һәм Теләче районнары предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

Шушы көннәрдә балаларның хокукын яклау, социаль ятимлелекне киметү, куркыныч хәлдә калган балаларның тормышын күзәтү максатыннан Буа районында чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды.

Бүген Баулының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Күзәтчелек һәм Попечительләр Советларының "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы узды. 

Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен Сабан туе узды.

"2014-2020 елларда халык арасында наркоманияне профилактикалау" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова спорт чарасы үткәрде.

Балигъ булмаганнар арасында бәхетсезлек очраклары арту сәбәпле, шулай ук "Яшүсмер-2016" операциясе кысаларында Тукай районының "Шәфкать" үзәге белгечләре "Җәй, кояш һәм су" мәгълүмати акциясе уздырды. 


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

28 июнь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15464 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 425 кешегә кимрәк.

22-28 июнь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 81 кеше

2016 нчы елның 28нче июнь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2039 эшсез кеше теркәлгән.

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында кабат инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләрне җыйды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International