Баулының интернат-йортында Күзәтү һәм Попечительләр советларының утырышы узды

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Баулының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Күзәтчелек һәм Попечительләр Советларының "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы узды. 

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Баулы район башлыгы Рамил Гатиятуллин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм районның тармак учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветера"н проекты 2014 елның апрель аенда старт алган иде. Ул стационарларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш һәм дәвалану шартларын яхшыртуга юнәлтелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International