Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен Сабан туе узды.
Сабантуйга әзерлек эшләре байтак вакыт алдан башланды. Бу бәйрәмгә Кукмара районыннан гына түгел, ә Татарстан Республикасыннан бик кунаклар җыелды.
Биредә барлык физик мөмкинлекләре чикле балалар төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашып, үз талантларын күрсәтте.
Моннан тыш, Сабантуйда инвалид балаларны мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.