Төркем дәрес Түбән Каманың "Веста" үзәгендә оештырылды

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында кабат инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләрне җыйды. Биредә алар белән үзәк психологы Альбина Шамиева тренинг уздырды. 

Тренинг барышында ата-аналар белән шәхси һәм төркем күнегүләр уздырылды. Бу күнегүләр, балаларның кече маторикасын яхшыртырга, ата-аналар һәм балаларның эмоциональ бәйләнешен үстерергә ярдәм итә. 

Белгечләр билгеләвенчә, уртак дәресләр, һичшиксез, мөнәсәбәтләрне ныгыта. Менә бу очракта әни һәм баланың гомуми эшен күзәтү бик тирән тәэсир итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International