ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Инвалидлар декадасы кысасында РООИ “Спортивное движение” белән берлектә “Алга, спорт рекордларына!” дигән ярышлар оештырылды.

 

Инвалидлар декадасы кысаларында Аксубай мәдәният йортында “Кыш Бабайның туган көне” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы узды. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында плакатлар конкурсы узды. Әлеге чарада приют карамагындагы балалар катнашты.

 

Дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту тора. Бу бурыч мөмкинлекләре чикле кешеләргә тормышның барлык өлкәләрендә дә тигез мөмкинлекләр булдыру максатыннан гамәлгә ашырыла.

2 декабрь көнне район мәдәният йортында “Көчле рухлылар” дип аталган бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чара кысаларында район оешмалары специалистлары катнашында “Түгәрәк өстәл”, кул эшләре күргәзмәсе, мөмкинлеге чикләнгән балалар төшергән фото сурәтләрдән конкурсы һәм башка программалар оештырылды.

 

Арча “Өмет чаткысы” балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү узәге карамагындагылар “Мөмкинлекләре- чикле, сәләтләре –чиксез” конкурсының  сәнгать бәйгесендә катнашты.  Вокал- җыр, бию, музыка коралларында уйнау бәйгеләре бик уңышлы узды.

 

7 декабрьдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.

 

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

 

Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ай саен коррекцион эшләр алып бара. Әлеге программада инвалид балалар гына түгел, аларның әти-әниләре катнаша.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International