Дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту тора. Бу бурыч мөмкинлекләре чикле кешеләргә тормышның барлык өлкәләрендә дә тигез мөмкинлекләр булдыру максатыннан гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 316 049 инвалид яши, шуларның шактый өлеше эшкә яраклы дип санала. Татарстанда традицион рәвештә инвалидларны эш белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә саклана. 2016 елда гына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан 1481 инвалидлыгы булган граждан эшкә урнаштырылды.
Шунсын әйтеп узарга кирәк, социаль ярдәм чараларының берсе булып ай саен пенсиягә өстәлеп акчалата ярдәм күрсәтү тора, шулай ук тулай торак коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар каралган. Ел саен без әлеге хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга тырышабыз.
Моннан тыш Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү оешмалары челтәре үсеш ала. Алар үз эченә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 тернәкләндерү үзәге һәм өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 7 тернәкләндерү үзәген ала. Ел саен әлеге учреждениеләрдә 13 меңнән артык кешегә социаль хезмәт күрсәтелә. Дәүләт тарафыннан инвалидларга зур игътибар күрсәтелә. Транспортта йөрү өчен ташламалар, субсидияләр бирелә. Бушлай дарулар кайтарыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында "Уңайлы мохит" проектын тормышка ашыру Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып санала. Бүгенге көндә безнең картада 5023 объект теркәлгән, димәк, актив тормышка җәлеп ителгән кешеләр саны да үсә.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, декабрь аеның беренче ун көне аеруча үзенчәлекле булып тоелган гражданнарга нык сәламәтлек, җылылык һәм яхшы кәеф телим. Якыннарыгызның җылысын, сакчыл мөнәсәбәтен һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры
Эльмира Зарипова