Аксубай мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды

2016 елның 2 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Аксубай мәдәният йортында “Кыш Бабайның туган көне” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы узды. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Чара барышында әлеге бәйрәмнең тарихы турында презентация күрсәтелде, мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.

Ахырда исә балалар шигырьләр сөйләде, Кыш Бабайның бүләкләрен алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International