Чистай интернат-йортында Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар оештырылды

2016 елның 2 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Чарада 3 нче гимназия, 16 нчы гомуми белем бирү мәктәбе һәм Чистай медицина училищесы укучылары, шулай ук интернат-йорты карамагындагы сәләтле балалар катнашты.

Кунаклар арасында Чистай шәһәре 1 нче номерлы "Медиклар йорты" территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Валерий Ваганов, Чистай епархиясе иерей Николай бар иде.

Балалар музыкаль номерлар күрсәтеп, инвалидларның палатасында булды, аларга оекбаш, шарфлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International