Шушы көннәрдә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Новоспасск авыл җирлегенә барды. Авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен үзәге белгечләре белән очрашу оештырылды.
Быел Татарстан автономияле Республикасы оешуга 100 ел була. Шушы юбилей уңаеннан Республикада күп кенә чаралар уздырыла башлады.
Түбән Сәрдек авылыннан Мәгрифә Әхмәтҗан кызы Тәбрисова 14 нче февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диләрә Зарипова үз коллегалары өчен методик чара үткәрде.
Казан шәһәренең Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.
10 февральдә Лаеш районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Анна Косыревага 100 яшь тулды.
Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар һәм хезмәткәрләр "Россия чаңгы юлы 2017" ярышында катнашты. Учреждение командасы составында коляскаларда йөрүче спортчылар Анатолий Силантьев һәм Айдар Сафин булды.
14 февраль көнне “Наз” тернәкләндерү булекчәсендә Чепья авыл китапханәсенең 1 нче филиал бүлек җитәкчесе Зиятдинова Залия катнашында “Яз турында, мәхәббәт кичәсе” исеме астында әдәби-музыкаль бәйрәм уздырылды.
Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы Лилия Минһаҗева инвалид балалар арасында узучы Татарстан Республикасы чаңгы ярышында катнашты.
Бөгелмә “Яңарыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гашыйклар көненә багышланган махсус программа оештырылды.