Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы Лилия Минһаҗева инвалид балалар арасында узучы Татарстан Республикасы чаңгы ярышында катнашты.
Кыз 2 км дистанциядә җиңү яулады.
"Умырзая" үзәге белгечләре Лилияне чын күңелдән котладылар һәм уңышлар теләп калдылар.