“Наз” үзәгендә әдәби-музыкаль кичә узды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

14 февраль көнне “Наз” тернәкләндерү булекчәсендә Чепья авыл китапханәсенең 1 нче филиал бүлек җитәкчесе Зиятдинова Залия катнашында “Яз турында, мәхәббәт кичәсе” исеме астында әдәби-музыкаль бәйрәм уздырылды.

Чара мәңгелек хис – мәхәббәткә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырудан башланып китте. Алга таба Залия Фәләхетдин кызы катнашучыларны бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре турында таныштырып китте. Очрашуга “Туганай” ансамбеле җырчысы Ишмуратова Нурҗихан Нургаян кызы да чакырылган иде.

Чара ахырында барлык катнашучылар бер-берсенә бәйрәм истәлеге итеп теләкләр язылган төрле төстәге кечкенә открыткалар бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International