Тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Түбән Сәрдек авылыннан Мәгрифә Әхмәтҗан кызы Тәбрисова  14 нче февраль  көнне үзенең  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан  Балтач муниципаль район контроль хисап палатасы рәисе  Равил Кәримов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина,  Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш хисапчысы Лилия Әхмәтҗановалар  юбилярларны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Шулай ук, юбилярга Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, авыл җирлеге һәм  соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International