Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар арасында тискәре эмоциональ хәлне төшерүгә юнәлдерелгән тренинг дәрес узды.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова студент-волонтерлар өчен төркемле дәрес оештырды.
Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Татьяна Красавина мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эшләү һәм танып-белү сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән программасын гамәлгә ашыра.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
Шулай итеп, Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Кыш Озату" традицион бәйрәме оештырылды.
9 мартта Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
2 март көнне Чаллыда 13 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
2017 нчы елның 28 нче февраль көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4697 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 41 кешегә азрак.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 28 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 333 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 264 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.