Татарстан предприятияләре хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Әгерҗе, Лаиш, Мамадыш, Чистай һәм Чирмешән районы, шулай ук, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең 11 предприятиясе 1221 хезмәткәренә 9159,7 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Хезмәт хакы бурычын түләгән предприятияләр арасында “Агрофирма Агрыз” ҖЧҖ (760 хезмәткәренә 4823 мең сум бурычын түләгән), “Гидроспецстрой” ЯАҖ (2 хезмәткәренә 120 мең сум бурычын түләгән), “Фрегат” ҖЧҖ (14 хезмәткәренә 353 мең сум бурычын түләгән) һәм башкалар булды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International