Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2 март көнне Чаллыда 13 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Алар арасында: "Параллакс Поволжье" ҖЧҖ, Яр Чаллы шәһәре “Тукаевское” агентлыгы, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча Хәрби комиссариаты бүлеге, "Содексо ЕвроАзия" ҖЧҖ һәм башкалар да катнашачак.

Эш бирүчеләр табиб, иминият агенты, кондитер, слесарь-инструментальщик, кассир, станоклар операторы, пешекче, фрезеровщик, электромонтажник, токарь, атучы һәм башка вакансияләр тәкъдим итәчәк.

Чара сәгать 10.00да, Яр Чаллы шәһәре Мира пр., 87/22 адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International