Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Татьяна Красавина мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эшләү һәм танып-белү сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән программасын гамәлгә ашыра.
Педагог оригами, аппликация, квиллинг формалары кулланып, уен формасында дәресләр үткәрә. Әлеге дәресләр балаларның баш мие эшләвен арттыра, шул рәвешле балага танып-белү һәм иҗади активлыгын арттырырга көчле этәргеч бирә.