Иртәгә, 28 апрельдә DeafSkill ишетү буенча инвалидлыгы булганнар арасында һөнәри осталык буенча беренче дөнья чемпионаты кысаларында Казан төзелеш көллияте базасында инвалидлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.
Чарада "Автокомпонент" ҖЧҖ, "ТИСБИ" идарә университеты, "Ак Барс страхование" ҖЧҖ, "Пошив" ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
Чара 10.00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Липатов урамы, 25 адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 5624816.