"Наркотикларсыз тормыш" Республика акциясе кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Стоп спайс" дигән тренинг үткәрде.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җәмәгать игътибарын социаль мәсьәләләргә җәлеп итү максатыннан оешмалар дәрәҗәсендә "Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын үткәрә.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 30 нче май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 051 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 211 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечен тәшкил итте.
Кичә Зәй мәктәпләренең 30 укучысы һәм һөнәри юнәлеш бирүче чараларның актив катнашучылары өчен Казан шәһәре KidSpace һөнәрләр шәһәрчегенә экскурсия оештырылды.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4311 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 76 кешегә азрак.
Казан "Апрель" тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләрне социаль алып бару буенча стажировка мәйданы булды. Республика башкаласы һәм районнарыннан 30 дан артык белгеч атна дәвамында үзәк тәҗрибәсе белән танышты.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Тәмәкедән башка” акциясе узды. Учреждение белгечләре күрсәтмәле агитация үткәрде.
Шушы көннәрдә Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында киңәйтелгән Попечительләр Советы утырышы узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең профсоюз оешмасы "Күңелле стартлар" эстафетасында катнашты.