Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4311 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 76 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1368, 1110, 482, 449 һәм 281эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Менделеевскта эшсезләр саны үзгәрмәгән һәм шулай ук 87 кешене тәшкил итә. Кама Аланында исә, эшсезләр саны артуы күзәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International