Казан "Апрель" тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләрне социаль алып бару буенча стажировка мәйданы булды. Республика башкаласы һәм районнарыннан 30 дан артык белгеч атна дәвамында үзәк тәҗрибәсе белән танышты.
Семинар программасында тернәкләндерү үзәге педагоглары гаилә белән эш итү мәсьәләсе, индивидуаль программа төзү, балалар белән эшләү технологияләре турында сөйләде.