"Шәфкать" үзәге белгечләре наркотикларга каршы чара оештырды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" Республика акциясе кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Стоп спайс" дигән тренинг үткәрде.

Чарада Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныфыннан 38 укучысы катнашты. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү торды.

Чара барышында балигъ булмаганнардан сорау-җавап алдылар, видеоролик күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International