Иртәгә, 13 сентябрь көнне, Апас эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Очрашуга районның 9 предприятие һәм оешмалары вәкилләре чакырылган. Алар арасында Агрофирма «Апас» ҖЧҖ, СХП «Свияга» ҖЧҖ, Апас үзәк хастаханәсе, «Апастовская Сельхозтехника», МБУ «Алтын Алка» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Татавтодор», «Апастовское РГВО», СХП «Нур», «Каратунское зерно» ҖЧҖ.
Эш бирүчеләр 40 тан артык вакансия тәкъдим итәчәк: машина йөртүче, машина белән сыер саву операторы, терлекче, ветфельдшер, тракторчы буенча тренер-укытучысы, токарь, агроном һәм башкалар.
Чара 10 сәгатьтә Апас, Шоссейная урамы, 5 адресы буенча башлана.