Бөгелмә “Салават күпере” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча дискуссия үткәрде.
Чара барышында балалар әлеге күренеш, аеның белән көрәш турында белде.
Шулай ук, белгечләр балаларга видеофильм күрсәтте. Аннан соң, фильм буенча дискуссия оештырылды.