ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

"Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыниң иң яхшы тәрбиячесе" конкурс 12 сентябрьдә башланды. Әлеге чара республика социаль приютларының тәрбиячеләренең һөнәри һәм педагогик осталыгын арттыру, алдынгы эш формаларын һәм методларын тарату максатыннан үткәрелә.

 

 

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең директор урынбасары Гөлчәчәк Фаршатова Зәй муниципаль районы Иҗтимагый Советының утырышында катнашты.

 

 

"Көзге кайгырту" акциясе кысаларында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Биектау "Өмет" комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Айбаш, Чепчугов, Каенлы һәм Дөбъяз авыл җирлегендә социаль хезмәтләр күрсәтте. Барлыгы 48 кеше йортларны, йорт яны территорияләре һәм бакчаларны җыештыру буенча ярдәм күрсәтте.

 

 


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

 

Әлмәт муниципаль районында инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә урнаштыру буенча эш дәвам итә.

 

Балалар өчен социаль учреждениеләр арасында мини-футбол буенча турнирының зона уеннары нәтиҗәләре буенча Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Эверест" командасы икенче урынны алды.

 

 

«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында «Наз» үзәге каршында эшләүче волонтерлар бу проблемага кагылышлы буклетлар таратты.

 

 

         

Яр Чаллы “Кояшкай” округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 14 нче сентябрьдә хәйрияче «КАММИНЗ КАМА» тарафыннан инвалид балаларга бүләк ителгән тренажер мәйданчыгын ачу тантанасы узды.

 

 

Кичә Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Петровскозаводск урта гомуми белем мәктәбендә чираттагы дәрес үткәрде.

 

 

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Электрогазосварщик" һөнәре буенча курслар тәмамланды. 15 кеше уңышлы имтихан тапшырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International