Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларның педагогик хезмәткәрләре иң яхшы исеме өчен көрәшәчәк

2017 елның 15 сентябре, җомга

"Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыниң иң яхшы тәрбиячесе" конкурс 12 сентябрьдә башланды. Әлеге чара республика социаль приютларының тәрбиячеләренең һөнәри һәм педагогик осталыгын арттыру, алдынгы эш формаларын һәм методларын тарату максатыннан үткәрелә.

Конкурс өч этапта уза, беренчесе – кандидатларны сайлап алу – бүген тәмамланачак. Номинантны сайлап алганнан соң, икенче этапка заявка бирелә. 16 нчы сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр конкурс комиссиясе төп биш дәгъвачене сайлап алачак.

2017 елның октябрендә узачак өченче этапта конкурсантлар конкурс эшенең презентациясе һәм мастер-класс күрсәтергә тиеш була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International