Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру хакында фикер алыштылар

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районында инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә урнаштыру буенча эш дәвам итә.

Әйтик, 13 сентябрь көнне, социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева рәислегендә эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырышка сигез авыл җирлеге башлыклары чакырылды.

Утырыш барышында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов катнашучыларга инвалидларны эш белән тәэмин итү, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын җихазландыру турында мәгълүмат җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International