Балалар өчен социаль учреждениеләр арасында мини-футбол буенча турнирының зона уеннары нәтиҗәләре буенча Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Эверест" командасы икенче урынны алды.
Турнирның финалы шушы көннәрдә Мәскәүдә "Поколение Ашан" Хәйрия фонды ярдәмендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында узды.
"Эверест" футбол командасы 3 нче урынны алды. Егетләрне һәм кызларны 50 000 сум, диплом, кубок һәм медальләр белән бүләкләделәр. Моннан тыш, команда тренеры Александр Петухов 2017 балалар футболы Фестиваленең иң яхшы тренеры дип танылды.