Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Минзәлә сукырлар җәмгыятенең төбәк оешмасында "Сәламәтлек" клубы катнашучылары өчен чираттагы очрашу оештырды.
Медицина хезмәткәре Елена Малькова җитәкчелегендә өлкәннәр разминка ясады. Аннары клуб катнашучысы Галина Невзорова мөстәкыйль төрткеле массаж алымнарын һәм ысулларын күрсәтте.
"Сәламәтлек" клубы катнашучылары кызыл чөгендер турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.