Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Иртәгә, 5 декабрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
6 декабрьдә Буа эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Татарстан Республикасы Милли музеенда балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен комплекслы үзәкләрендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара оештырылды.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә тернәкләнүчеләр өчен Инвалидлар декадасы кысасында жыр укытучысы Городилова Н. Г., төркем тәрбиячеләре Гилязетдинова Г. Р., Тарасова Е.В., хезмәт инструкторы Панова Е.В. “Яхшылык көченә ышаныч белән” исемле кичә үткәрделәр.
Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә соөиаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре инвалидлар Декадасын «Обрати внимание на ближнего» дигән чакырудан башлады.
Узган җомгада Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының "Талисман" волонтерлык отряды Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар.
«Чәчәкле бакча” проектын тормышка ашыру кысаларындаАрча балалар һәм яшьүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәрдаим үсемлекләр һәм чәчәкләр дөньясы белән таныштыру чаралары уздырыла. Балалар дәрестә чәчәкләрнең төзелеше һәм төрлелеге белән танышалар, аларны үстерергә өйрәнәләр.Үсемлекләр дөньясы турында таныштыру фильмнары карыйлар.
Дрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында, Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева рәсем конкурсы үткәрде.
Инвалидлар Декадасы кысаларында Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре төрле акцияләр үткәрде.
Мәсәлән, үзәк белгечләре тарафыннан өйдә "Мин телим сорарга" очрашу-консультация үткәрелде.