«Чәчәкле бакча” проектын тормышка ашыру кысаларындаАрча балалар һәм яшьүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәрдаим үсемлекләр һәм чәчәкләр дөньясы белән таныштыру чаралары уздырыла. Балалар дәрестә чәчәкләрнең төзелеше һәм төрлелеге белән танышалар, аларны үстерергә өйрәнәләр.Үсемлекләр дөньясы турында таныштыру фильмнары карыйлар.
Көз көне,тернәкләнүче балалар, үзәк яны бакчасыннан чәчәк орлыклары җыйдылар һәм киләсе язга чәчергә әзерләделәр.
Белгечләр әйтүенчә, үсемлекләр дөньясы белән таныштыруны кечкенә яшьтән башларга кирәк. Әйләнә- тирә белән таныштыру дәресендә кечкенә төркем балалары, матур чәчәкләрнең кечкенә генә орлыклардан үсүе белән таныштылар.Үзләренең куллары белән төрле төсле чәчәкләр ясадылар.
Тәрбияче Мөхәммәтшина Гүзәлия әйтүе буенча мондый чаралар әйләнә - тирә мөхиткә карата мәхәббәт тәрбияли, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрүтә һэм сакчыл караш үстерә.