Иртәгә, 5 декабрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Эшсез түбәнкамалыларга кладовщик, инженер, техник ОПП, техник ПТО, китапханәче, гардеробщик, автомобиле йөртүче, каравылчы (вахтер), урам себерүче, менеджер ОТК (сыйфат белән Идарә итү), маркетинг буенча белгеч, инженер-конструктор, программист SAP кебек вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.
Чара 10.00 сәгатьтә Түбән Кама ш., ур. Бызова, 20а (222 бүлмә) адресы буенча башлана.
Өстәмә мәгълүматны 8(8555)42-68-00 телефоны аша алырга була.